Авылда янгын хәвефсезлеге өчен җаваплы, янгын сүндерү машинасы водителе Дәнфисне авылдашлары староста итеп сайлап ялгышмаган.
Ул - урамнарны тәртиптә тотуда, төзекләндерүдә башлап йөрүче. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Кыш бабай роленә керә. Тормыш иптәше, клуб мөдире Рәвиянең дә иң якын ярдәмчеләренең берсе – Дәнфис. Алар киң күңелле, җор сүзле булулары белән дә авылдашлары арасында ихтирам яулаган.
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.
Фото: alga-rb.rbsmi.ru сайтыннан.