Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 февраль 2019, 11:31

"1000 велосипедчы көне" - биш шәһәрдә!

2019 елның 26 маенда Уфада гадәттәгечә "1000 велосипедчы көне" узачак.

Бу хакта оештыручылар "ВелоУфа" хәрәкәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә. Әмма ике тәгәрмәчтә йөрүчеләрне сюрприз көтә. Спорт фестиваленә республиканың тагын биш шәһәре кушылачак.
"Салават, Стәрлетамак, Октябрьский, Нефтекама һәм Уфа аша активистлар Башкортстанның велосипедлаштыру символын алып барачак. Эстафета шәһәрдән шәһәргә тапшырылачак. Ә 26 майда ДТВ фестивалендә ул үзенең мактаулы урынын алачак!" - дип аңлата оештыручылар.



"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас в