– Сыйфат ягыннан без “Мираторг”, “Бәхетле” , “Тәм әлифбасы”ннан да калышмыйбыз. Безнең продукцияне Мәскәүдә тагын да күбрәк күрсәтәсе килә, әмма без моны эшли алмыйбыз, көчләрне берләштерергә кирәк, – диде Рәсимә Мусина.
Радий Хәбиров Мәскәү базарында уңышлы эшләүче көндәшләрнең өстенлеге булуы белән килеште.
– Шул ук “Бәхетле”дә маркетинг һәм интерфейс яхшырак. Мәскәүдә республикабыз вәкиллеге эшли, аның җитәкчесе Роман Симандуевның киң элемтәләр урнаштыру һәм чаралар оештыру буенча зур тәҗрибәсе бар. Бу урындагы җитештерүчеләргә Мәскәү базарына чыгарга ярдәм итә ала, – дип билгеләде республика җитәкчесе.
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.