Шәхси пенсия капиталы (ШПК) системасына киләчәк пенсия өчен взнослар кертергә мөмкин булачак.
Югары хезмәт хакы алучылар ШПКга автоматик рәвештә кушылачак. Ә менә керем дәрәҗәсе түбән булучыларны бу системага мәҗбүри түләүләрдән азат итәчәкләр. Әйткәндәй, югары хезмәт хакы аена 85 мең сумнан башлана икән. Күчергән акча күләме хезмәт хакының 6 процентына кадәр җитәчәк.
Кайбер чыганаклар хәбәр итүенчә, киләчәктә дәүләт пенсионерга социаль пенсия генә түләргә җыена. Ул бүгенге биш мең сумга тиң. Калганы — үзең күпме туплагансың. Шул ук вакытта, дәүләт гражданнар акчаны теләсә ничек түгел, ә “дөрес итеп” ШПК системасы кысаларында туплавын контрольдә тотачак.
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.