Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 февраль 2019, 16:19

Китапларны алып куегыз, телефоныгызны тартып чыгарыгыз!..

Инглиз теле укытучысы укучыларыннан өйгә эшне Инстаграмда эшләтә.

Хәзерге бала-чага дәрес әзерләргә, укырга бик ашкынып бармый. Красноярск шәһәренең 137нче мәктәбендә инглиз теле укытучысы Нина Карсакова укучылары күңеленә үтемле юл тапкан. Ул югары сыйныф укучыларына өйгә эш биремнәрен, фотолары белән бергә, Инстаграмга куя. Кызлар һәм егетләр социаль челтәрдә биремнәрне үти, фикер алыша.
- Уку елы башында сыйныфка кердем дә укучыларыма: "Ә хәзер китапларны алып куегыз, телефоннарыгызны тартып чыгарыгыз!", - дидем. Аларның ничек гаҗәпләнүен күрсәгез! Шул көннән алып мин биремнәрне Инстаграмга "элә" башладым. Укучыларымның бурычы - сорауларга җавап кайтару, билгеле темага сөйләшү, Интернетта кирәкле чыганак табу, - ди Нина Карсакова.
Укытучы фикеренчә, мондый эш алымы укучыларга бик ошый, алар актив катнаша һәм нәтиҗәсе дә күренә. Киләчәктә Нина Борисовна башка сыйныф укучыларын да яңа форматта укытуга күчермәкче.

"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.


Фото: Ru.freepik.com
Читайте нас: