Стэрлебаш чишмэлэре
-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 февраль 2019, 16:22
“Башкорт халкының үсеш стратегиясе” әзерләнә
Бөтендөнья башкортлары корылтае “Башкорт халкының үсеш стратегиясе”н төзүдә катнашырга чакыра. Документ проектын иҗтимагый оешма Башкортстан оештырылуга 100 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк V Бөтендөнья башкортлары корылтае съездына әзерли. Корылтай халыкка мөрәҗәгать кабул итте.

“Хөрмәтле җәмәгать!
Милләттебезнең киләчәген 20, бәлки 50 елдан соң нинди итеп күзаллыйсыз? Халык исәбе артырмы, кимерме? Туган телебездә сөйләшүчеләр саны нинди булыр?
Гасырлар үткәч тә башкорт милләте буларак сакланып калу өчен бүгеннән кул сызганып тотыныйк! “Башкорт халкының үсеш стратегиясе”н бергәләп төзик! Милләтебез киләчәге – безнең кулда.
“Башкорт халкының үсеш стратегиясе” проектын халкыбызның зур җыены – V Бөтендөнья башкортлары корылтаена әзерләү мөһим. Документның нигезен тәшкил итәргә тиешле төп элементларны, аның максатларын, шулай ук төзелеш механизмын экспертлар белән бергә гади халык та билгели ала.
Халыктан тәкъдимнәр җыю, милләт киләчәген хәл итәчәк документны бергәләп төзү өчен махсус сайт ачылды:
http://strategy.bashkort.org/
Анда Стратегия һәм аның проектын эшләү барышы турында мәгълүмат куела. Тәкъдимнәрне сайтка халык үзе кертә.
Уй-фикерләрне, шулай ук, Корылтайның “Вконтакте” социаль челтәрендәге рәсми битендә (
https://vk.com/ik_vkb
) калдырырга мөмкин”.
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.
Фото: Бөтендөнья башкортлары корылтае сайтыннан
Читайте нас: