Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 февраль 2019, 18:50

Радий Хәбиров: "Мин эшкә мондый мөнәсәбәт белән канәгать түгел!"

Бүген Хөкүмәт йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хабиров "Сәламәтлек сәгате" форматында утырыш үткәрде.

Видеоконференция режимында үткән утырышта муниципалитет һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Социаль челтәрләрдә гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү төркеме җитәкчесе Елена Прочаковская беренче звено табиблары һәм тар белгечләр, дарулар җитмәү буенча хатлар күп килүе турында сөйләде. Сибайда ике педиатр авырып китү сәбәпле, сабыйлар вакытында табибка күренә алмау мәсьәләсе килеп туган.
- Республика Сибайга, кискен хәл килеп туу сәбәпле, иң яхшы белгечләрне юллады. Ни өчен авырган табибларны вакытында алыштырмаганнар? Медицина җитәкчелеге үз эшенә җаваплы карамаган өчен ни өчен халык җәфаланырга тиеш? Мин эшкә мондый мөнәсәбәт белән канәгать түгел. Пациентларга алай карарга ярамый! - диде Радий Хәбиров.
Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин ашыгыч ярдәм һәм бердәм диспетчер хезмәте оешмасы эшчәнлеге турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бу өлкәдә белгечләр дефициты һәм ашыгыч ярдәм машиналарының сафтан чыгуы төп проблема булып тора. 140 машина тулысынча сафтан чыккан. Былтыр республикага 225 яңа автомобиль кайткан. Быел янә 60 машинага заявка бирелгән.
Киңәшмәдә Радий Хәбиров, ашыгыч ярдәм табиблары һәм фельдшерлары белән очрашу үткәреп, аларны борчыган мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә тәкъдим итте.


"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.

Фото: "Башинформ" сайтыннан.
Читайте нас: