Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 февраль 2019, 19:49

Радий Хәбиров: "Мин аны остазым дип саныйм!"

Радий Хәбиров Мортаза Рәхимовны cоциаль челтәрләрдә дә ихлас котлады.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимовны 85 яшьлек юбилее белән котлап, социаль челтәрләрдә дә җылы тәрбикләү сүзләре язды.
"Бу турыда беренче тапкыр гына әйтмим, мин аны остазым дип санадым һәм саныйм. Иң мөһиме - мин аңардан яшәү сыйфаты күпмедер дәрәҗәдә властька бәйле булган халыкның мәнфәгатьләре белән ихлас борчылып яшәргә өйрәндем.
Нәкъ менә шул сыйфаты Башкортстанның беренче Президентына авыр 90нчы еллардан республиканы тетрәнүләрсез алып чыгарга ярдәм итте. Мин Мортаза Гобәйдулла улын юбилее белән чын күңелдән котлыйм һәм аңа ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телим" - дип язган Радий Хәбиров.

"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.


Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы
Читайте нас: