Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 февраль 2019, 18:53

"Башкортстанны дөняга таныттыгыз!"

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров төбәкнең беренче җитәкчесе Мортаза Рәхимовны 85 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа Мактау грамотасы тапшырды.

—Хөрмәтле Мортаза Гобәйдулла улы, без Сезнең бүләкләр исемлеген карадык. Анда бер буш пункт та юк — Русиянең барлык югары бүләкләре, “Ватан алдындагы хезмәтләр өчен” орденнары бар, — диде Радий Хәбиров. — Шуңа күрә Сезне Башкортстанның Мактау грамотасы белән бүләкләргә һәм актив хәйрия, остазлык эшчәнлегегез, республика үсешенә битараф булмавыгыз өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез.
Төбәк җитәкчесе юбилярның Башкортстан үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
—Республикада Башкортстанны үстерү өчен күпме эш эшләгәнегезне аңлыйлар. Сез төбәккә бик авыр елларда җитәкчелек иттегез. Шуңа карамастан, җитди карарлар кабул иттегез. Ул чорда республика Русиянең иң көчле, тотрыклы үсүче субъектларның берсенә әверелде. Башкортстанны Русиягә, дөньяга таныттыгыз, – диде Радий Хәбиров. - Территорияләрне, муниципалитетларны үстерү, инфраструктура, эре предприятиеләр, заманча агросәнәгать комплекслары булдыру — Сезнең казаныш. Иң мөһиме — республиканың меңләгән гражданнары котлауларында чагылган халык мәхәббәте. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим. Сез – актив кеше, безнең өчен остаз булып торасыз. Сезнең киңәшләргә, Сезнең таләпчәнлеккә мохтаҗ. Бергәләп республика иминлеге өчен эшләячәкбез әле, дип ышанам.
—Җылы сүзләрегез өчен рәхмәтлемен. Чыннан да, күп эшләр эшләнде. Без сезнең белән озак еллар бергә эшләдек, — диде Мортаза Рәхимов. — Сезнең алда республиканы үстерү буенча мөһим бурычлар тора. Сезгә сәламәтлек, сабырлык һәм бердәм команда телим.


"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.

Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан
Читайте нас: