Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 февраль 2019, 14:48

"Сак-сок" хәзер компьютер уенымы?

Татарстанда "Сак-Сок" риваятенә нигезләнгән һәм борынгы Болгарга багышланган компьютер уеннары өстендә эш башланган иде. Ләкин бу эшләр туктап калган.

Бу - кызыклы тарихи квест. Интеллектуаль уен. Анда биремнәрне даими эшләп барырга кирәк, дип хәбәр итә "Азатлык радиосы".
Риваять шул килеш саклана. Әниләренең Сак-Сокка каргышы төшеп, алар икесе ике якка җибәрелә. Бер-берсе белән очраша алмыйча йөриләр. Әниләренең кичерүен теләп, ничек тә булса шушы каргыштан котылу өчен алар бер-берсенә таба юл эзли. Шуннан боларның сәяхәтләре башлана да.
Анда риваятьтәге вакыйгалар да сөйләп барыла. Тел белеменә дә биремнәр булырга мөмкин. Монда тарихны да күрә алабыз. Мисал өчен, 922 елда Ибн Фадлан Болгарга килгән. Аның каләме югалган. "Ул каләмне табарга ярдәм итегез!" дип, балаларны тарихи вакыйга эченә кертеп җибәрәсең. Барысы да уен формасында эшләнә.
Компьютер уенының эше күп. Аны тулысынча булдыру өчен якынча 10 миллион сум акча кирәк булачак, дип саный белгечләр.
Әйткәндәй, күп кенә ата-аналар татар мульфильмнары, компьютер уеннары балаларны ана теленә өйрәтүнең иң үтемле ысулы дип саный.
Күптән түгел Стәрлетамак шәһәренең IT белгечләре "Урал-Батыр" эпосына нигезләнгән компьютер уенын эшли башлаган. Анда Зәркум һәм Урал батыр уенның төп геройлары булып тора.


"Кызыл таң" гәзитеннән.

Фото: "Азатлык радиосы"
Читайте нас: