Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 февраль 2019, 16:10

Мәскәүдә Башдрамтеатр гастрольләре башланды

Мәскәүдә М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры гастрольләре башланды.

Гастрольләр А. С. Пушкин исемендәге театр сәхнәсендә ачылган. Башкалада иҗат коллективының спектакльләре Театр елында республика оешуга 100 ел тулуга һәм башкорт театрының бер гасырлык юбилеена багышлана.
Башкортстанның Русия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат үзәге җитәкчесе Гөлчәчәк Ханнанова хәбәр иткәнчә, Мәскәү язучысы Гүзәл Яхинаның популяр китабы буенча куелган «Зөләйха күзләрен ача» спектакле аншлаг белән «Алтын битлек» Бөтенрусия фестивале кысаларында узган. Театрның беренче спектакленә авторы Гүзәл Яхина да килгән. Ул куелыш дәрәҗәсен югары бәяләгән.
Башкала тамашачысы да театрның иҗади казанышларын үзенчә билгеләп үткән — коллектив тарихында беренче тапкыр «Зөләйха күзләрен ача» спектакленә билетлар 2000 сумнан10 мең сумга кадәр булган.
Ел саен үткәрелүче «Алтын битлек» фестиваленең оештыру комитеты Зөләйха ролен башкаручы Римма Каһарманованы "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә Русия милли театраль премиясенә тәкъдим иткән.
Театр тәнкыйтьчеләре Сталин чорындагы репрессия темасын чагылдырган әлеге “спектакль-миф” ны, режиссер Айрат Абушахмановның осталыгын, китапның әдәби текстын виртуоз тәрҗемә итүне, милли гореф-гадәтләрнең уңышлы чагылуын, рәссам Альберт Нестеровның тамаша залына җәлеп итүче уникаль декорацияләр иҗат итүен бик уңышлы дип билгеләгән.

"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.


Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас: