Быел уңыш ут һәм һава стихиясе билгеләренә елмаячак икән.
"Аларны карьерада һәм иҗатта күп уңай үзгәрешләр көтә, шулай ук, алар күп кенә иске проблемаларны уңышлы хәл итәчәк, — дип белдергән астролог. – 2019 ел алар өчен перспективалы башлангычлар елы булачак».
Моннан тыш, ел һава билгеләре — Сукоярлар, Бизмәннәр, Игезәкләр - өчен дә уңышлы булачак.”Алар башлаган проектларын уңышлы тәмамлау өчен тырышырга тиеш, — дигән Зараев. - Яңа планнарны – авыррак, әмма искеләрен тормышка ашыру мөмкин булачак».
Су билгеләренә — Кыслаларга, Балыкларга, Чаяннарга - авыррак туры киләчәк. "Аларга уңышка ирешү өчен рухи көчләрен “эшкә җигәргә” кирәк булачак, гәрчә бу билгеләр моны бик яратмый, — дигән астролог. – Әмма 2019 елда шунсыз уңышка ирешеп булмаячак, яткан таш астына су акмый”.
Астролог фаразлавынча, җир билгеләренә — Кәҗәмөгезләр, Үгезбозаулар һәм Кызларга - да якындагы 12 айда тырышып хезмәт итәргә туры киләчәк.
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.