Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 февраль 2019, 18:34

ВИЧтан ничек сакланырга?

28 гыйнвардан 1 февральгә кадәр вакыт аралыгында гына Башкортстанда 85 ВИЧ-инфекция йөртүче ачыкланган.


Бу куркыныч авыруны эләктерүчеләрнең күбесе республикабыз башкаласында теркәлгән. Бер атна эчендә ачыкланган ВИЧ-инфекциялеләрнең 16сы Уфадан. Аларның 4есе - Орджоникидзе, 3әр кеше - Киров, Калинин, Октябрь, 2се - Совет һәм берсе Дим районнарында яши.
Моннан тыш, Белорет районында - 6, Салаватта - 5, Ишембай һәм Стәрлетамакта 4әр авыру очрагы теркәлгән.
Заман афәте булган ВИЧтан ничек сакланырга соң? Моның юлы бер генә: әдәп-әхлак кануннарына буйсынып яшәү.

"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.


Фото: depositphotos.com сайтыннан.
Читайте нас: