Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 февраль 2019, 18:37

Уфаның иң куркыныч урамнары

Башкортстан Хөкүмәтендә республика башкаласында җинаятьчелек мәсьәләсе турында сөйләшү узды.

Ведомствоара иҗтимагый хәвефсезлек советы секретаре Алексей Касьянов белдерүенчә, Инорс - бүгенге көндә бу җәһәттән иң куркыныч район. Биредә җинаятьләр саны бер ел эчендә 6 процентка арткан, кеше үтерүләр исә 2 тапкыр күбәйгән. Иң еш закон бозулар - урлашулар. Аннан кала, наркотиклар белән бәйле җинаятьләр.
Тәүлекнең караңгы вакытында йөрү аеруча хәвефле булган урамнар да аталган. Менә алар: Ферин, Транспорт, Лесунов, Төхвәт Янәби, Мушников урамнары.
Җинаятьчелек белән власть видеокүзәтү челтәрен киңәйтеп, полиция пунктларын арттырып көрәшмәкче. Моннан тыш, Инорста бассейн һәм күңел ачу үзәге төзү күзаллана.


"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.

Фото: youtube.com сайтыннан.
Читайте нас: