Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 февраль 2019, 18:32

Шагыйрь рухына баш иеп

5 февраль - Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗминең туган көне. Шагыйрьнең якташлары, Дүртөйле халкы, аның якты истәлегенә багышлап тантаналы чаралар оештырды.

Дүртөйле шәһәренең Наҗар Нәҗми исемен йөртүче, шагыйрь һәйкәле урнаштырылган урамда митинг узды.
Биредә Наҗар Нәҗминең үлмәс әсәрләре яттан укылды, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Дүртөйле районының "Дулкын" әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары бөек шагыйрь хөрмәтенә язылган шигырьләрен яңгыратты. Һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
Бу көнне шагыйрьнең туган авылы Миңештедә дә бәйрәм чаралары үтте. Ә район китапханәсендә һәм аның филиалларында "Наҗар укулары" оештырылды.


"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.

Фото: Миләүшә Латыйпова фотосы
Читайте нас: