Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 февраль 2019, 18:07

Син безнең кавемнәнме? Сабыйга ярдәм ит!

"Наташа" хәйрия фонды Бәләбәйдән дүрт яшьлек Диана Галимовага дәвалану өчен акча җыю турында игълан итте.

Кыз сирәк очрый торган йөрәк авыруы белән туа.
Авыр операцияне аңа Германиядә ясаганнар, тик аннан соң үпкә гипертензиясе тарала башлаган. Авыру озак дәвалау таләп итә. Яз көне Диана өчен кирәкле препарат курсына акча җыйганнар, әмма дәвалауны дәвам итәргә кирәк.
Фонд координаторы Дарья Паршинцева аңлатканча, Дианага ташламалы дарулар белән тәэмин итү каралган, әмма бирелгән аналоглар балага туры килми.
"Кызганычка каршы, оригиналь "Траклир 32 ДТ" препараты урынына (бу балалар өчен дарулар формасы) Сәламәтлек саклау министрлыгы Дианага Русиянең "Бозенекс" аналогын бирә, ә табиблар аны куллануны катгый тыя. Без "Траклир"га акча җыю ачтык, аны Диана 4 айга якын кабул итәргә тиеш", — дип хәбәр иттеләр "Наташа" хәйрия фондында.
Препаратның бер төргәге бәясе – 154 мең сум. Хәзерге вакытта 11 319 сум җыелган. Ярдәм җыю хәйрия оешмасы сайтында үткәрелә. Кулдан килгәнчә нәни сабыйларга ярдәм итик!

"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.


Фото: "Наташа" хәйрия фонды сайтыннан
Читайте нас: