Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 февраль 2019, 18:16

Радий Хәбиров Рамазанда кунакта!

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров белән бергә төшкән фотодан соң Әбҗәлил районыннан биш яшьлек Рамазанны хәзер бөтен республика таный. Бүген Радий Хәбиров аның белән аралашырга, чәй эчәргә һәм Закирҗановлар гаиләсе белән танышырга барды.

Биш яшьлек Рамазан һәм дүрт яшьлек Ириданың әти-әнисе Радмир һәм Алия алты ел бергә яшиләр. Уфада кавышып, өч ел элек гаилә туган авылына күчеп кайткан.
Радмир янгын хәвефсезлеге инспекторы булып эшләгән, хәзер үз бизнесы белән шөгыльләнә, партнерлары белән мал чалу цехы төзи. Алия Уфа педагогия колледжын һәм БДУны тәмамлаган, күрше Моракай авылында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Рамазан белән Ирида балалар бакчасына йөриләр.
Башкортстан җитәкчесе бүген дә кунакка буш кул белән килмәгән. Рамазанга ул - конструктор, Иридага — матур курчаклар, ә әниләренә чәчәк бәйләме бүләк итте. Шулай ук гаилә төбәк җитәкчесенең шәхси теләкләре язылган, Рамазан белән төшкән фотосурәтен дә алды. Чәй өстәле артында сөйләшкәндә Радий Хәбиров Закирҗановларның яшәү шартлары белән кызыксынды.
"Яшь гаиләләрнең туган авылларына эшкә кайтуы куанычлы хәл, бу дөрес адым, урындагы хакимият мондый гаиләләргә ярдәм итәргә тиеш. Сезнең монда матур, табигать искиткеч, авыл үсә, гаиләгезгә бәхет һәм мәхәббәт телим", - диде Радий Хәбиров.
Радмир Закирҗанов республика җитәкчесен үзе белән бергә төзелеп килүче мал чалу цехын карап чыгуын үтенде. Радий Хәбиров тәкъдимне кабул итте һәм төзелеш урынында булды. Биредә цехның бинасын монтажлау тәмамланган инде, әмма, эшкуар сүзләренә караганда, барлык монтаж эшләрен тәмамлау өчен өстәмә финанс чаралары кирәк һәм ул үзенең партнерлары белән бизнесларын табышлы предприятие буларак рәсмиләштерергә тели.
"Бу яхшы тема, күрше авыл халкына терлек тапшырырга урын һәм акча булачак. Мин вице–премьер Илшат Фазрахмановка әлеге мәсьәләне эшләп бетерергә кушам. Әбҗәлил районы хакимияте башлыгы Илдар Нәфыйков та мал чалу цехы төзелешен тәмамлауда эшкуарларга ярдәм итәр дип уйлыйм", — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.

Фото: "Башинформ" сайтыннан.
Читайте нас: