Инорс бистәсендә, былтыргы белән чагыштырганда, җинаятьләр саны — 6, авыр җинаятьләр саны — 19 процентка, урлаулар һәм үтерүләр 2 тапкыр арткан.
— Без Инорсның хәвефсезлеген тәэмин итү буенча проект әзерләдек. Аның максатлары: җинаятьчелекне кисәтүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, яшьләр белән эшләү, наркотиклар куллануга киртә кую, яшьләрне хезмәткә һәм спортка җәеп итү.
Шушы максатларда бассейн, физкультура, сәүдә-күңел ачу үзәкләре төзелә. Хәвефсезлекне тәэмин итү өчен урамнарга 500 яктырткыч, видеокамералар куярга кирәк. Шулай ук, полициянең участок пунктлары урнаштырылырга тиеш, — диде республиканың Иминлек советы секретаре Алексей Касьянов.
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.