Күрше Татарстанның Түбән Камада яшәүче бер эшкуар балалары ачык калган сейфтан акчаларны алып, идәнгә "келәм" итеп җәйгәннәр. Бу хакта эшкуар Рәмис Җиһаншин үзенең Instagramында хәбәр итә.
– Әти, әни тагын сейфны ачык калдырган, шуңа күрә без сиңа сюрприз ясарга булдык - синең акчаларыңнан зу-у-у-р келәм ясадык, - ди малайларның берсе.
Ә икенчесе:
- Безнең акча Тиматиныкыннан да күбрәк, - дип куя.
Келәм ясаучы балалар бераз әтиләреннән куркалар да булса кирәк: "Руслан, әти тиргәшмәс микән? – дип сорый берсе.