Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 февраль 2019, 18:45

9 апрель кайчан җитә инде?

Башкортстанда бердәнбер дәүләт автобуслар паркы 2021 елга кадәр 200 яңа автобус алачак.

Былтыр ноябрьдә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров законсыз автобус йөртүчеләргә сугыш игълан иткән иде.
Маршрутларда эшләргә хокукы булмаган барлык автобус водительләрен базардан кысрыклап чыгардылар. Табигый ки, мондый чаралар урамнарда проблемалар тудырды — транспорт җитешми башлады.
Мәсьәләне хәл итү өчен җитәкчелек “Башавтотранс”ның өстәмә автобусларын җәлеп итә башлады. Тик алар да аз булып чыкты.
Шул рәвешле, дәүләт автобуслар паркы өчен 100 зур автобус сатып алырга карар ителде. Алар 9 апрельдә пәйда булачак.


"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.

Фото: глобалсиб.ком
Читайте нас: