Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 февраль 2019, 11:25

Юл кагыйдәләрендә үзгәрешләр

Юл хәрәкәте кагыйдәләренә узган елның 8 де­кабрендә тагын яңа үзгәрешләр өстәлде. Шушы көннән “шипы” билгесе кую мәҗбүри таләп булып тормый. Әлеге билге куелмаган очракта 500 сум штраф түләргә туры килә иде.

Өстәмәләрдә авария булган очракта нәрсә эшләргә кирәклеге хакында аңлатып бирелә. Әгәр дә авария вакытында тән җәрәхәтләре алучылар һәм китерелгән зыян зур булмаса, машиналарның ничек торышын фотога яисә видеоязмага төшереп, транспортыгызны юл читенә чыгарырга кирәк. Кем гаепле икәнлеге бәхәс тудырмаса, инспектор чакырмыйча гына да мәсьәләне үзара хәл итә аласыз. Зур зыян булганда, яки кешенең гаепле булуы бәхәс тудырганда, мотлак рәвештә ЮХХДИ идарәсенә мөрәҗәгать итегез.
ОСАГО полисын электрон рәвештә генә сатып алучылар күбәйде. Күпләр, мин электрон рәвештә түләдем, дип тыныч кына йөри һәм штраф түләргә мәҗбүр була. Электрон рәвештә полис сатып алсагыз да, аның кәгазь күчермәсен үзегез белән йөртү таләп ителә.
Инвалид водительләргә кагылышлы үзгәрешләр һәм кайбер ташламалар кабул ителде. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә медицина-экспертиза комиссиясе шәхси билгеләр тапшырырга тиеш. Анда кешенең исем шәрифләре, инвалидлык группасы, билгенең махсус номеры һәм кайчанга чаклы бирелүе хакында мәгълүмат тупланган. Шулай ук “Стоянка запрещена”, “Стоянка запрещена по четным и нечетным числам” дигән билгеләрне хәзер II группа инвалидлары да үтәргә тиеш. Әлегә кадәр I һәм II группа инвалидларына гына бу кагыйдәне үтәмәскә рөхсәт ителә иде.
Ә “Движение запрещено” (“кирпеч” дибез) билгесе астында хәрәкәт итү I һәм II группа инвалидларына, инвалид баланы йөртүчеләргә генә рөхсәт ителә.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: