Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 февраль 2019, 12:27

Тукай премиясен якташыбыз алырмы?

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе утырышында республиканың әдәби премияләренә дәгъва итүчеләр ачыклаган.

Анда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, Г. Исхакый, Һ. Такташ, Ф. Хөсни, Җ. Вәлиди, Т. Миңнуллин исемендәге әдәби премияләргә кандидатлар тәкъдим иткән. Хәлләр болайрак: Исхакый премиясенә - Рәдиф Сәгъди, Фатих Хөсни премиясенә - Җәүдәт Дәрзаман, Һади Такташ премиясенә - Флера Гыйззәтуллина, Җамал Вәлиди премиясенә - Фәрит Яхин, Туфан Миңнуллин премиясенә Әмир Камалиев тәкъдим ителгән, дип яза "Идел" журналы.
Ә менә республиканың иң дәрәҗәле бүләге - Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә өч кандидат узган: якташыбыз Галимҗан Гыйльманов, Тәлгать Галиуллин, Марат Әмирханов. Анысы өчен көрәш әле дәвам итәчәк. Идарә утырышында шулай ук Р. Шәрипов, Р. Кәрами, Ә. Гаффар, Р. Низами кандидатуралары да каралган.

"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.


Фото: mirsoch.ru
Читайте нас: