Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 февраль 2019, 13:45

Русиянең иң өлкән кешесе вафат булды

Әби үлгәндә дә догалар кабатлаган.

Русиянең иң өлкән кешесе - Чечен Республикасында яшәүче 130 яшьлек Кока Истамбулова вафат булды.
- Гадәттәгечә, кичке ашны ашадык. Ул, һәрвакыттагыча, шаян иде. Кинәт үзен начар хис итә башлады. Аның кан басымы төшкән. Укол ясадылар, әмма хәле яхшырмады. Озакламый үлде, - ди аның оныгы.
Кока Истамбулова балаларыннан озаграк яшәгән, биш оныгы һәм аларның 16 баласы калган.

"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.


Фото: РИА Новости.ру
Читайте нас: