Рәсми чыганакларга караганда, узган елда Русиядә барлыгы 2,1 миллионга якын кәҗә асрала иде. Шуның 1,6 миллионы шәхси ихаталарга туры килсә, 316 меңе — фермерларда, калганы авыл хуҗалыгы оешмалары карамагында. Сарыкчылык һәм кәҗә үрчетү буенча Бө-тенрусия авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты мәгълүматлары буенча, узган елда 243 мең тоннага якын кәҗә сөте җитештерелгән һәм аның 40 мең тоннасы гына эшкәртелгән. Бу — гомум күрсәткечнең 20 процентыннан артмый, дигән сүз.
Сәүдәдә кәҗә сөте һәм аның чимал продукцияләре күренә башлады. Файдалы эчемлекне, мәсәлән, Башкортстанга кайсы гына төбәкләрдән кертмиләр?! Ләкин натураль булмаган кәҗә сөтенә, кәҗә кымызына ихтыяҗ зур түгел. Төрле консервантлар өстәлгән хәлдә генә әлеге “натураль” продуктның озак саклануын хәзер сатып алучылар да аңлый башлады шикелле.
Кәҗәнең берничә токымлысы була. Мамык кәҗәләренә, сөт күп биргәннәренә һәм хәтта йон алу өчен үстерелгәннәренә бүленә алар. Шәл сайлаганда Ырынбур кәҗәләренә өстенлек бирәбез. Башкортстанның Стәрлебаш, Миякә һәм Зианчура якларында да кәҗә мамыгыннан бәй-ләнгән шәлләрнең үз маркалары бар.
Ихтимал, якын киләчәктә Башкортстанда җитештерелгән кәҗә сөте, кәҗә кымызы һәм аның башка ризыклары, бал һәм кымыз кебек үк, милли брендка ия булыр. Узган елда “Сөт иле” фестивале кысаларында Башкортстан Хөкүмәте “Лукоз” җәмгыяте белән берлектә инвестицион проектны тормышка ашыру буенча килешү төзегән иде. Кәҗә сөте җитештерү буенча илдә эре компанияләрнең берсе булган “Лукоз” Башкортстанда кәҗә асрауга махсуслашкан зур комплекс һәм арытаба чимал эшкәртү буенча завод төзергә планлаштыра. Җитди проектны гамәлгә ашыру максатында компания 1,5 миллиард сумга кадәр акча сарыф итәргә әзер. Барысы да планлаштырылган тәртиптә дәвам итсә, 2021 елда күләмле эш башланачак.
Белешмә. “Лукоз” җәмгыяте Русиядә генә түгел, Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсенә караучы илләр арасында да иң эре сөт кәҗәләре фермаларына ия.
Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга кара-ганда, компания Зианчура, Әбҗәлил һәм Баймак районнарында тәүдә 3-4 мең баш кәҗәгә исәпләнгән ферма төзергә һәм арытаба ана кәҗәләрне данлыклы заанен токымлылары белән каплатып, сөт юнәлешен үстерергә исәп тота. Һәм алдагы елларда Күмертауда тәүлегенә 300 тонна кәҗә сөте эшкәртү куәтенә ия завод төзү планлаштырыла. Әйткәндәй, узган елда ук республикага шушы максатларда заанен токымлы кәҗәләр кайтарылып, урындагы кәҗәләрне каплату өчен фермерларга тәкъдим ителгән иде.
Журналистлар белән очрашуда “Лукоз” җәмгыятенең генеральный директоры Владимир Кожанов Күмертауда төзеләчәк заводта кәҗә сөте нигезендә балалар өчен дә туклану продуктлары җитештереләчәген хәбәр иткән иде. Мондый башлангыч һәм проект республика Хөкүмәтендә зур яклау тапты.
“Лукоз”ның тагын да җитдирәк планнары бар. Компания Башкортстанда кәҗә сөте җитештерүче башка хуҗалыкларны да теләкләре буенча үз канаты астына алырга ниятли һәм төбәктә экспорт кооперативы булдырырга өмет итә. Тулы куәткә эшли башлагач, компания кәҗә сөте җыю белән генә чикләнмичә, кәҗә итен эшкәртүгә дә махсуслашырга ниятли. Бу инде республика җитештерүчеләренә Русия күләмендә генә түгел, ә чит илләрдәге сәүдә базарына чыгарга да юл ачачак.
— Кәҗәчелек республиканың аграр тармагында ят юнәлеш түгел, — диде Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек бүлеге баш белгече Азат Хөсәенов. —Табигый-климатик шартларның уңай булуы гына түгел, аерым крестьян-фермер хуҗа-лыкларының зур кызыксыну күрсәтүе дә әлеге тармакны арытаба үсте-рүдә булышлык итәчәк. “Лукоз” компаниясе белән эшнең тагын да җанланачагына ышанабыз. Башка төбәкләрдән аермалы буларак, республикада кәҗә сөте җитештерүгә субсидия каралган. Федераль дәрә-җәдә дәүләт ярдәме әлегә каралмаган, әмма без максатлы программалар, грантлар аша кәҗә үстерүче барлык категориядәге хуҗалыкларга ярдәм итү юлларын кулланабыз. Кәҗә сөте һәм сөт продукцияләре белән республиканы аграр җитеш-терүдә яңа мөмкинлекләре белән таныту мөмкинлеге зур.
Республиканың унбиштән артык районында күпләп кәҗә асрау белән шөгыльләнәләр. Бигрәк тә Мәләвез, Авыргазы, Шаран, Благовар, Мәчет-ле, Караидел, Туймазы, Бөрҗән, Стәрлебаш, Ишембай фермерлары уңышлы эшли. Иң күп кәҗә Шаран районының “Сәмигуллина” фермер хуҗалыгында асрала. Биредә алар-ның саны 700гә якынлаша. Благовещен районы фермеры Мәгъсүм Фәрхетдинов хуҗалыгында кәҗәләр йөз баштан артык. Шараннан Рә-милә Сәмигуллина, кәҗә сөтен эш-кәртеп, дистәгә якын төр продукция җитештерә. Сөт продукцияләре башкалабыз Уфаның сәүдә предприятиеләрендә дә зур кызыксыну тудырган. Димәк, республиканың үзендә дә кәҗәчелекне үстерү, чимал җитештерү һәм эшкәртү юнәле-шендә үрнәк алырдай хуҗалыклар аз түгел.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәсеннән күренүенчә, узган елда исәпкә алынган 110 мең баш кәҗәнең 93 меңе шәхси хуҗалык-ларга карый. Ә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында, шул ук тәртиптә, 1,1 мең һәм 7 мең баш тәшкил итә.
Авыл ихаталарында елдан-ел кими баручы савым сыерларын киләчәктә сөтле кәҗәләр алыштыра алырмы? Әлбәттә, моңа анык кына җавап биреп булмый торгандыр. Чөнки әлегә халыкта кәҗә сөтенә ихтыяҗ да, игътибар да җитешми. Дөресрәге, гомумән, сөт эчү культурасы ил күләмендә түбән. Ә инде югарыда телгә алынган компания кебек эре эшкәртүчеләр саны артса, бәлки, сәүдә базарында “Башкортстан кәҗәсе” продукцияләренә дә ихтыяҗ үсәр.
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.