Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 февраль 2019, 11:30

Февраль

Рим календаренда ел нәкъ февраль аенда тә­мам­лана. Ә атамасына кил­гәндә, febris латин телен­нән “өшү, кал­тырау” ди­гән­не аңлата. Моны Җир асты пат­шалыгы иясе Фебрис, яки өшү, калтырау халәте өчен җа­ваплы патшабикә Фебрис исеме бе­лән бәйлиләр. Чын мәгънәсендә Feb­ruarius “чистарыну, күңел ачу” дигәнне дә аң­лата. Бу – елның иң кыска ае, ул гадәти елда – 28, кәбисә елында 29 көн тәшкил итә. “Лютень” – февральнең борынгы аталышы. Шулай ук, бу айны еш кына “снежень” (салкын булганга), “сечень” (кыш белән язны аерганга, җил-давыл, буранлы булганга), “бокогрей” (кояш җылыта башлаганга) дип тә атап йөртәләр.Явым-төшемнәргә, чатлама салкыннарга, бураннарга бай ай. Февральдә көн озынлыгы ике сәгатькә арта, халык әйтмешли, “ат адымы кадәр озыная”. Шулай да февраль – февраль инде. Кояш яратыбрак, иркәләбрәк карый башлый. Сипкел өләшүче кояш күбрәк хакимлек итәрме быел, акман-токманнар өерелеп йөрерме – фаразлау кыен, әлбәттә. Ничек кенә булмасын, башланган елыбыз имин, ил-көннәребез тыныч булсын. Уңышлар да килсен өчен февраль тырышлыгы да бик кирәк ич!

Һөнәри бәйрәмнәр, истәлекле көннәр һәм юбилейлар
1 – Русиянең һәм Башкортстанның атказанган табибы, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Салават Юлаев ордены кавалеры, медицина фәннәре докторы Марат Азнабаевка 80 яшь;
– шагыйрь, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Зәйнәп Биишева исемендәге әдәби премия лауреаты Зөфәр Вәлиткә 70 яшь;
– шагыйрь, Русиянең һәм Баш­корт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре Муса Сираҗига 80 яшь.
2 – Русиянең Хәрби дан көне. Сталинград сугышында совет гаскәрләре немец-фашист илбасарларын тар-мар иткән көн.
4 – Бөтендөнья яман шеш авыруына каршы көрәш көне;
– башкорт милли-азатлык хәрә­кәте җитәкчеләренең берсе, күре­некле дәүләт эшлеклесе Муллаян Халиковның тууына 125 ел.
5 – Советлар Союзы Герое Александр Матросовның тууына 95 ел.
6 – Русиянең һәм Башкортстанның атказанган табибы, Русиянең Дәүләт санитария-эпидемиология хезмәтенең шәрәфле хезмәткәре, медицина фәннәре докторы, профессор Лена Карамовага 80 яшь;
– Башкортстанның халык артисты, диктор Әхәт Мортазинның тууына 60 ел.
7 – Башкортстан Республикасының беренче Президенты Мортаза Рәхи­мовка 85 яшь.
8 – Русия фәне көне.
9 – Гражданнар авиациясе хезмәт­кәрләре көне;
– Башкортстанның халык шагыйре Рәшит Нигъмәтинең тууына 110 ел.
10 – Дипломатик хезмәткәрләр көне;
– Бөтендөнья радио көне;
– РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, БАССР мәктәпләренең атказанган укытучысы, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы Булат Акмановка 90 яшь.
13 – Русиянең атказанган, Баш­кортстанның халык артисты Суфия Корбангалиевага 70 яшь.
14 – Бөтендөнья гашыйклар көне;
– Бөтендөнья компьютерчылар көне;
– Халыкара китап бүләк итү көне;
– Советлар Союзы Герое Таһир Кусимовның тууына 110 ел.
15 – Ватан чикләреннән читтә хезмәт бурычын үтәгән русиялеләрне искә алу көне;
– Халыкара яман шеш авыруы белән авыручы балалар көне;
– Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел;
сатирик язучы Камил Фазлыйга 70 яшь;
Башкортстанның халык артисты Фәнүнә Сираҗетдиновага 70 яшь.
17 – Русиянең студент отрядлары көне;
– Бөтендөнья изгелек күрсәтү көне;
– атаклы мәгърифәтче, педагог һәм галим Мирсалих Бикчуринның тууына 200 ел.
18 – Транспорт полициясе көне.
20 – Бөтендөнья социаль гаделлек көне.
21 – Халыкара туган тел көне.
23 – Ватанны саклаучылар көне.
25 – Республиканың Дәүләт флагы көне.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: