Бүген Марсель Россия-Башкортстан каналында туры эфирда кунак булды. Ул кара алтынны кулланып рәсем ясау буенча осталык серләре белән уртаклашты.
Тумышы белән Бакалы районы егете күп еллар Уфада яши. Ул югары белемле нефтьче. Нефть һәм газ табу компаниясендә инженер булып эшли. Вахтадан бушаган арада иҗат итә. Моңарчы ул майлы буяулар белән генә эшли иде. Ә бервакыт киеменә нефть буялгач, ул үзе өчен яңа иҗат алымын ача.
Марсельнең эшләре зур кызыксыну уята. Аеруча нефть сәнәгатендә эшләүчеләр аның осталыгын югары бәяли. Шәхси күргәзмәсен оештыру тәкъдимнәре арта. Марсель Наил улының иҗаты Уфада гына чикләнми, күрше төбәкләргә юл ала. Тиздән, ягъни 4 февральдә, Самарада рәссамның “Нефтькә илткән юлым” исеме астында шәхси күргәзмәсе ачыла. Анда Марсель егерме биш эшен тәкъдим итәчәк.
Уңышлар сиңа, уңган егетебез!