Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 гыйнвар 2019, 11:38

Италия пенсия яшен төшерә

Вәт безгә кемнән үрнәк алырга кирәк!


Бу илдә игълан ителгән пенсия реформасы “квота 100” дигән төшенчә кертә. Пенсиягә чыгу вакыты “яшь плюс эш стажы” формуласы буенча билгеләнәчәк.
Шушы ике күрсәткечне кушсаң, 100 килеп чыгарга тиеш. Пенсиягә 62 яшьтән чыгарга мөмкин булачак, хезмәт стажы ким дигәндә 38 ел тәшкил итәргә тиеш.
Элекке кагыйдәләр буенча Италия кешеләре, нигездә, пенсиягә 67 яшьтән чыга ала иде.
Пенсия реформасы аз тәэмин ителгәннәргә социаль пособие түләүне дә күздә тота. Ай саен 780 евро. Безнеңчә, якынча, 58 мең 500 сум...


"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.

Фото: Газета.ру
Читайте нас: