Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 гыйнвар 2019, 16:07

“Таян Аллага” әдәби конкурсында катнашыгыз!

Каләм тибрәтүче яшьләр арасында ел саен үткәрелүче “Таян Аллага” әдәби конкурсы турында күпләрегезнең ишеткәне бардыр. Казанның Русия Ислам институты “Идел” журналы белән берлектә быелгы әдәби конкурсны ачык дип игълан итте.

Конкурс Русиядә яшәүче татар яшьләре арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатында уздырыла.
Конкурс өч этапта уза. 1нче этап - әсәрләрне җыю 31 августта тәмамлана. 2нче этапта - жюри әгъзалары тарафыннан әсәрләрне бәяләү (1 сентябрь — 30 сентябрь), 3нче этапта конкурс нәтиҗәләрен игълан итү (октябрь) була.
Конкурста 10 яшьтән 35 яшькә кадәрге Русия гражданнары катнаша ала. Төп шарт – иҗади эш белән профессиональ шөгыльләнүче булмаулары.
Конкурс дүрт номинациядә үтә: шигърият, чәчмә әсәр, драматургия, публицистика.
Шуны ассызыклап үтү мөһим: 2010 елдан үткәрелүче әлеге әдәби конкурсны Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәргән иде, дип хәбәр итә “Идел” журналы.

"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.


Фото: "Ислам тудей" сайтыннан
Читайте нас: