Киңәшмә башында Радий Хәбиров Сибайда булган сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин белән шәһәрдәге экологик хәл һәм халыкка медицина ярдәме күрсәтү турында сөйләште.
Өч яшькә кадәр сабыйларны балалар туклануы продуктлары белән тәэмин итү, шул исәптән сөт кухнялары оештыру мәсьәләләре турында Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Әлфирә Бакиева сөйләде. Әлеге вакытта сөт кухнясы елына 3,3 миллион порция продукция җитештерә, шуның 1,5 миллионы аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балаларны бушлай тукландыру өчен тәгаенләнә.
Әлеге теманы тикшерүгә йомгак ясап, Радий Хәбиров Сәламәтлек саклау министрлыгына ата-аналарның фикерен, сөт кухняларына ихтыяҗны өйрәнергә кушты, шулай ук әлеге өлкәдә республика законнарын федераль кануннарга туры китерүне йөкләтте.
Максим Забелин яман шеш авыруларын иртә ачыклау максатында беренчел звено табибларын һәм фельдшерларны укытуны оештыру буенча чаралар планын тәкъдим итте.
Киңәшмә барышында Салават шәһәрендәге бала тудыру йортына бәйле хәл тикшерелде. Ул республика Хөкүмәте һәм “Генус” компаниясе арасында концессион килешү шартларында инвесторга тапшырылган иде.
Радий Хәбиров Сәламәтлек саклау министрлыгына әлеге учреждениедәге хәлне контрольгә алырга һәм инвесторның үз бурычларын үтәүне тикшерергә кушты.
– Киләчәктә балалар тудыру йортларына, перинаталь учреждениеләргә карата концессион килешүне кулланмаска йөкләтәм, – диде ул. – Башкача без моңа юл куймаячакбыз. Әлегә ышанычлы финанс инструменты тәҗрибәсе юк. Шуңа күрә арытаба бу эшне башкаруны тыям.
Соңыннан Максим Забелин республика халкына стоматология ярдәме күрсәтү турында сөйләде. Моңа бәйле төбәк җитәкчесе өч ел эчендә җиһазларны яңартуны күзаллаучы программа әзерләргә кушты.
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.