Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 гыйнвар 2019, 16:31

Казаннан калышмаска исәп

Узган атнада Уфа мэры Өлфәт Мостафин Казанга сәфәр кылды.

Ул аннан күп нәрсәләргә өйрәнеп кайткан. Әйтик, ул, казанлылар кебек, Уфаны төзекләндерү өчен федераль акча җәлеп итәргә тели.
Мостафин күршеләребезнең шәһәрне матурлау өчен күп акча сарыф итүен билгеләгән.
— Аларның елга ярын ничек төзекләндерүен карадык. Әлбәттә, күп акча тотынганнар. 9 миллиард сумнан да ким түгел. Безгә дә бу максатларга федераль акча җәлеп итәргә кирәк, — дигән ул.
Моннан тыш, башкала җитәкчесе узган атнада Сочида булды. Анда ул Александр Масляков белән Уфада КВНны үстерү турында фикер алышты.


"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.

Фото: репортер.ру
Читайте нас: