Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 гыйнвар 2019, 14:09

Подъездлар матурланачак

Уфа шәһәре буенча эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров берничә күпфатирлы йортта подъездларны карады.

Шуларның берсе — Гоголь урамы, 80 адресы буенча урнашкан алты катлы йорт 1976 елда төзелгән. Йорт советы рәисе Ольга Ефимова сүзләренә караганда, бу вакыт эчендә подъездлар бер генә тапкыр ремонтланган.
— Бу бит әле Уфа үзәге. Черниковка яисә Затондагы подъездларны күз алдына китерергә дә куркам, — диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе белдерүенчә, подъездларны ремонтлау буенча яңа программа кысаларында тәрәзәләрне пластикка алыштыру, подъездга керү урынын уңайлы итү, беренче кат идәненә плитә җәю, стеналарны буяу, кабель-каналлар, энергия саклаучы лампалар кую, почта тартмаларын алыштыру — мотлак эшләр.
Ольга Ефимова әйтүенчә, узган елда “Уңайлы шәһәр мохите” программасы кысаларында ихатада балалар өчен спорт мәйданчыгы төзелгән һәм йорт яны территориясенә асфальт түшәлгән. Бу йортта яшәүчеләр программада өлешләтә финанслау шартларында катнашкан. Моңа бәйле, Ольга Ефимова подъездларны ремонтлау буенча программада әлеге ысул кулланылачакмы, дип кызыксынды.
Радий Хәбиров белдерүенчә, әлеге очракта йортта яшәүчеләрнең бу программага финанс ярдәм итүе – үзмаксат булып тормый. Бу алар арытаба гомум йорт милкенә сакчыл карасын өчен халыкка ремонт эшләрендә катнашу мөмкинлеге бирү ысулы булып тора. Шуңа күрә, халыкны, аеруча аз тәэмин ителгән гаиләләрне һәм пенсионерларны мәҗбүр итү кирәкми.
– Программаны гамәлгә ашыру өчен кирәк бул­ган акча бюджетка салынган. Әлеге вакытта оештыру эшләре бара. Хөкүмәт үз бурычын үтәде. Хәзер муниципалитетларның анык план төзүе мөһим, – диде ул. – Шул ук вакытта җәмәгатьчелекнең һәм халыкның хуплавы кирәк. Әгәр дә программа уңышлы эшли икән, димәк, подъездларыбыз матурланачак.
Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкиле хәбәр итүенчә, бу атнада ведомство сайтында агымдагы елда ремонт эшләнәчәк йортлар исемлеге урнаштырылачак. Ел дәвамында Уфада 1590 подъездны ремонтлау планлаштырыла.
Радий Хәбиров сүзләренә караганда, февраль ахыры-март башында ул йорт советлары рәисләре белән киңәйтелгән утырыш үткәрәчәк. Анда программаны гамәлгә ашыру буенча көнүзәк мәсьәләләр тикшереләчәк. Шулай ук, ел нәтиҗәләре буенча муниципалитетлар арасында иң яхшы подъездга конкурс игълан итү күзаллана.

"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.
Читайте нас: