Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 гыйнвар 2019, 14:22

Директор тәнәфестә... укучылар белән бии

Ул балаларның артык гәүдә авырлыгы белән шулай көрәшә.

Кытайдагы башлангыч мәктәпләрнең берсендә яшь директор балаларның аз хәрәкәтләнүе һәм артык гәүдә авырлыгы белән көрәшү ысулын уйлап тапкан.
Чжан Пэнфэй, шаффл стилендәге тиз хәрәкәтле бию өйрәнеп алганнан соң, аны һәр тәнәфестә укучыларга һәм башка укытучыларга да өйрәтә башлаган.
Шунысы кызыклы: безнең кайбер мәктәпләрдә җитәкчене уку елы башында һәм ахырында гына күреп калган укучылар аны йөзгә дә танымый, ә Кытайдагы мәктәптә алар һәр тәнәфестә директор белән бергәләп биергә өйрәнә.
Бәлки, шуңадыр да, социаль челтәрләрдә Пэнфэй “Дөньядагы иң яхшы директор” исемен яулаган.

"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: Социаль челтәрләрдән
Читайте нас: