Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 гыйнвар 2019, 19:11

Уфа мэры Александр Масляков очрашты

Сочида 30нчы “КИВИН-2019 халыкара КВН командалары фестивале уза. Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин “АМИК” телевизион иҗат берләшмәсе генеральный директоры Александр Масляков белән очрашты.

Очрашуда шулай ук “АМИК” директоры урынбасары Рубен Партевян, шулай ук КВН тормышында зур роль уйнаган Светлана Маслякова да катнашты.
Очрашу барышында быел Уфада “Идел буе" КВН үзәк лигасының 1/8 финалын үткәрү турында карар кабул ителде.
Лига бүгенге көндә Казанда урнашкан, ул Халыкара КВН берлегенең күчеп йөри торган бердәнбер лигасы булып тора. Димәк, язын Идел буеның иң көчле командалары Уфа сәхнәсендә чыгыш ясаячак һәм тамашачыларны сөендерәчәк.
Шулай ук очрашу нәтиҗәләре буенча Уфа шәһәрендә Халыкара КВН берлегенең беренче лигасын үткәрү планлаштырылган.
Бу – Уфада һәм республикада КВН уеннарын яратучылар өчен мөһим вакыйга. Ул КВН хәрәкәтенең яңа мөмкинлекләрен һәм үсеш юлларын ачарга мөмкинлек бирәчәк.
Өлфәт Мостафин Александр Масляковка җылы каршы алган өчен рәхмәт белдерде һәм истәлекле бүләк тапшырды.


"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.

Фото: Уфа шәһәре хакимияте сайтыннан.
Читайте нас: