Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 гыйнвар 2019, 19:15

Башкортстан ветераннары Санкт-Петербургтан акча алачак

Башкортстанда яшәүче 118 кеше – ”Ленинградны саклаган өчен” медале белән бүләкләнгән 7 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм блокадада калган Ленинградның 111 кешесе блокаданы өзүгә 75 ел тулу уңаеннан Санкт-Петербург бюджетыннан 7 мең сум акча алачак.

Республика Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белдерүе буенча, бер тапкыр акчалата түләү 2019 ел дәвамында, гыйнварның соңгы декадасыннан башлап башкарылачак.
Кирәкле документларны республиканың халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре җыйган. Акчалата түләүдән тыш, ветераннар Санкт-Петербургның «Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан» истәлек билгесе (27 гыйнвар көнне билгеләп үтелә) һәм котлау открыткалары алачак. Очрашуларны муниципалитетлар оештыра.


"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.

Фото: "Башинформ" агентлыгы сайтыннан.
Читайте нас: