Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 гыйнвар 2019, 14:24

Дүртөйледә “Русия чаңгы юлы” фестивале үтәчәк

2 февральдә Дүртөйле районының Иванай паркы территориясендә “Русия чаңгы юлы” ярышлары буенча районара фестиваль узачак.

Чаңгы ярышлары республикада һәм районда чаңгы спортын популярлаштыру; халыкны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, пропагандалау; сәламәт яшәү рәвеше алып бару; спорт осталыгы дәрәҗәсен күтәрү; яшьләр арасында наркоманияне профилактикалау; спорт традицияләрен һәм буыннар бәйләнешен саклап калу; иң көчле спортчыларны ачыклау максатында үткәрелә.
Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, грамоталар белән бүләкләнәчәк.

"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.


Фото: Дүртөйле районы хакимияте сайтыннан.
Читайте нас: