Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 гыйнвар 2019, 14:31

Бу электрга хак арту дигәнне аңлатадыр инде...

Бүген Русия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Козак үткәрәчәк киңәшмәдә электр энергиясен куллануда социаль норма кертү буенча проект каралачак.

Төп тариф аена 300 киловатт электр энергиясе кулланганда сакланачак.
Аннан арттырасың икән, электр энергиясе өчен арттырылган тариф буенча түләячәксең. Исәпләгеч аена 500 киловаттан артык электр энергиясе сарыф итүеңне күрсәтсә, кулланучылар “икътисади нигезләнгән тариф” буенча түләячәк.
Әйткәндәй, төньяк районнар өчен социаль норма чикләре арттырылырга мөмкин. Шул ук вакытта, акрынлап электр плитәләре белән кулланучылар өчен ташламаларны да бетерү планлаштырыла.

"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.


Фото: ТАСС
Читайте нас: