Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 гыйнвар 2019, 14:20

Без монда да яхшырак булдырабыз

Башкортстан бирелгән кредит карталары саны буенча әйдәүче алты төбәк исәбенә керә.

Декабрьдә генә дә 34,3 мең карта бирелгән. Бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 21,5 процентка артык.
Рейтингта Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Краснодар крае, Санкт-Петербург һәм Свердловск өлкәсе алда баралар.
Иркутск белән Кемерово өлкәләрендә генә кредитка бирү күләме кимегән.
Артуны исә кредит карталарының банк өчен дә, аны алучылар өчен дә уңайлы булуы белән аңлаталар.
Соңгыларын процентлар түләүдә ташламалы чор булу, кэшбек, шулай ук, аларны куллануның уңайлылыгы җәлеп итә.


"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.

Фото: Газета.ру
Читайте нас: