Карелиядә берничә авыл халкы мәктәпләрне оптимальләштерергә тырышкан властька каршы чыккан. Алар кайбер мәктәпләрнең ябылачагы турында чиновниклардан түгел, ә мәгълүмат чараларыннан белгән.
Бигрәк тә Нюхча, Ведлозеро авылларында яшәүче ата-аналар балаларының интернатта яшәп укуларына каршы. Мәктәп бетсә, авыл да бетәчәк, дигән фикердә алар. Хәтта “Нюхча. Без авылда яшәргә телибез” дип аталган инициатив төркем дә булдырганнар.
Республика җитәкчеләре бу мәсьәләне хөкүмәт утырышында да караган. Бүген Карелиядә 207 мәктәпнең 111е - авылныкы, аларның 44е - азкомплектлы.
Соңгы алты елда авылларда мәктәп укучылары саны бер меңгә кимегән. Хәтта бер укучы һәм мәктәпкәчә яшьтәге биш бала белем һәм тәрбия алучы мәгариф учреждениеләре дә бар.
Тагын бер проблема — кадрлар кытлыгы. Мәсәлән, Шалговаара авылында урыс теле, физкультура, рәсем, музыка, технология һәм информатика дәресләрен бер укытучы укыта.
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.