Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 гыйнвар 2019, 18:33

Әтиле-уллы - федераль эзләүдә

Уфа шәһәрендә яшәүче 32 яшьлек Алмаз С. һәм аның 14 яшьлек улы Эрнест югалган, дип хәбәр итәләр република суд приставлары хезмәтеннән.

Ир белән хатын аерылгач, суд карары нигезендә бала әнисе белән яшәргә тиеш булган. Әмма әтисе моның белән килешмәгән һәм баланы билгесез якка алып качкан. Аның ялган документлар белән яшәве, башка кеше паспортына үзенең фотосурәтен беркетеп, балага да туу турында ялган таныклык ясатып алуы мөмкин.
Эрнест бүгенге көндә бер мәктәпкә дә йөрми, медицина учреждениесендә теркәлмәгән.
Бүгенге көндә бу икәүнең Казанда булуы ихтимал.
Суд приставлары бу хакта нинди дә хәбәр булса, түбәндәге телефон номерларына шалтыратуны сорый: 8-986-966-60-88 (эзләү буенча суд приставы), 8-917-752-06-81 (югалган балаларны эзләү буенча бүлек хезмәткәре) и 8 (347) 273-56-40 (суд приставларының дежур часте).


"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.

Фото: "Башинформ" агентлыгыннан.
Читайте нас: