Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 гыйнвар 2019, 18:24

Татар җырчысы сәхнәдә егылып үлгән

Димитровград шәһәрендә сәхнәдә “Елама, ярсыма” җырын башкарганда татар җырчысы Фәния Хәлиуллова егылып үлгән.

“Карлыгач” һәм “Сүнмәс йолдызлар” ансамбльләре җитәкчесе чыгыш ясаганда үзен начар хис итә башлый һәм егыла. Табиблар аны аңына китерә алмаган. Үлемнең сәбәбе — йөрәге тибүдән туктау.
Фәниягә 53 яшь була. Педагог эшчәнлегеннән тыш, ул шәһәрдә татар бәйрәмнәрен үткәрүче буларак та таныла.
Милләттәшебезнең якыннарының кайгысын уртаклашабыз.


"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.

Фото: "Интертат".
Читайте нас: