Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 гыйнвар 2019, 18:28

Радий Хәбиров Филипп Боссан белән очрашты

Республика җитәкчесе Фольклор фестивальләрен оештыру халыкара советы президенты белән эшлекле очрашу үткәрде. Анда В. Д. Поленов исемендәге Русия дәүләт Халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова, шулай ук, Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары катнашты һәм 2020 елда республикада узачак Халыкара фольклориада турында сүз барды.

- Чираттагы фольклориаданың Уфада узуы - безгә югары мәртәбә. Башкортстанның зур, җитди халыкара чаралар үткәрү тәҗрибәсе бар. Бу җәһәттән безнең барысы да килеп чыгар дип уйлыйм, - диде Радий Хәбиров. - Без Фольклориадага әзерлекне башладык, төп мәйданчыкларның кайда булачагын күз алдына китерәбез. Алар унау булачак. Әлегә барысы да план белән бара, без сынатмабыз.
Русия Президенты Владимир Путин 2020 елны "Халык иҗаты елы" дип игълан итәчәген белдерде, Фольклориаданы югары дәрәҗәдә үткәрергә ярдәм итәчәк дигән фикердә ул.
- Узган елның октябрь аенда Уфада CIOFF Халыкара конгрессын үткәрдек, анда 55 илдән 200 кеше килде. Ә Фольклориадага 2500 кеше килүе көтелә, - диде CIOFF президенты Филипп Боссан. - Бу чарага ел ярым вакыт калып бара, шуңа күрә без тыгыз хезмәттәшлек итүгә өметләнәбез. Узган елда бирегә Конгресска килгән хезмәттәшләребез Уфага янә килүне көтә, без барыбыз да Башкортстан җитәкчелегенеҗ куелган мәсьәләләрне уңышлы хәл итәчәгенә шикләнмибез.

"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.


Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.
Читайте нас: