Умыртка сөягенә операция ясау өчен аңа 7 миллион сумнан артык акча кирәк. Кемнеңдер экзотик утрауларга барып кайтыр өчен кулланылган акчасы гына да бит...
- Бүген чираттагы химия терапиясе башлана, шуңа күрә дәваханәгә килдем, - дип яза Нурия апа. - Хәлемне кызларым язып торачак. Хәлемә кереп, ярдәм кулы сузучыларга рәхмәт. Аларның барысын да аерым әйтеп чыга алмыйм. Барыгызга да чиксез рәхмәтлемен!
...Кемдер кар күп яуганга сукранып эшкә бара, кемдер үлемечле чиреннән котылырына өмет итеп, инде ничәнче кабат дәваханә ишегенә үрелә. Дөнья бу...
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.