Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 гыйнвар 2019, 17:13

Күңел түрем - гөлбакча

Уфа шәһәрендә яшәүче Людмила Хәнәфина, йомырка суы сибеп, 160 төп гөл үстерә.

- Минем кебекләр турында "чәчкә җене кагылган" диләр, - ди ул. - Кечкенә чакта кешеләрнең тәрәзә төпләрендә гөлләр күрсәм, кабат-кабат барып карый идем. Хәзер үзем үстерәм, шөкер. Гөлләр белән сөйләшеп, кәефләрен аңлап, вакытында ашласаң, алар сине матур чәчәкләре белән сөендерә. Бүген өйдә 40тан артык гөлем бар. Кайвакыт алар саны 160ка җитә. 30 төрле миләүшә дә үстердем, кактуслар. Аларның беразын якыннарыма таратып бирдем, яз җиткәч, байтак гөлләр бакчага күчә. Бүген диффенбахия, драцена, кодеум, орхидеяләрнең бернича төре, нолина, лантана, эсхинантус, замиокулькас, финик голен, гибискус һәм башка гөлләр тәрбиялим.
Людмила ханым гөлләренә 1 литр суга 1 кашык исәбеннән кастор мае, бәрәңге төнәтмәсе, йомырка, чөгендер пешкән сулар сибә. Аларның туфрагын да, савытларын да алмаштырып тора.
Ә сез гөлләрне ничек тәрбиялисез, кайсылары чәчәк ата, кайсылары хәл җыя - хатлар языгыз безгә!


"Кызыл таң" гәзитеннән.

Фото: Фото vk.com сайтыннан.
Читайте нас: