Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 гыйнвар 2019, 12:38

«Эшкә — велосипедта» акциясенә кушыл!

17 майда һәм 20 сентябрьдә Русиядә тагын «Эшкә — велосипедта» акциясе уздырылачак. Башкортстанда яшәүчеләрне дә шушы акциягә кушылырга чакыралар.

«Көндәлек эшләрне башкару өчен велосипедта йөрү — җиңел һәм уңайлы, моның өчен махсус кием дә, әзерлек тә кирәкми», — ди оештыручылар.
Акция гражданнарны шәхси автотранспорт урынына хәрәкәт итүнең актив төрләрен ешрак файдаланырга күндерергә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны активлаштыру, дәүләт, коммерция һәм дәүләткә карамаган оешмаларның игътибарын шәһәрнең экологиясен саклау һәм транспорт эшен камилләштерү проблемаларына җәлеп итәргә ярдәм итә.
Былтыр «Эшкә — велосипедта» акциясе илнең 35 төбәгендә үтте. Аңа 400дән артык компания кушылды, ә аларда эшләүче хезмәткәрләрнең гомум саны — 1 миллионнан күбрәк.
Акция турында тулырак мәгълүмат белән www.bike2work.ru сайтында танышырга мөмкин.


"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.

Фото: "Башинформ" сайтыннан
Читайте нас: