Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 гыйнвар 2019, 15:46

«Тарих эзләреннән» конкурсында катнаш!

"Идел» яшьләр үзәге Русиянең яшь рәссамнарын «Тарих эзләреннән» бәйгесендә катнашырга чакыра.

Максат: Русия тарихы контекстында татар халкы тарихын өйрәнү дәрәҗәсен арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү, балаларны иҗатка якынайту.
Бурычлар: Русия төбәкләрендәге талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү; Балаларның һәм үсмерләрнең игътибарын татар халкы тарихына юнәлтү; Иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру; Балаларның иҗади сәнгатен үстерүгә ярдәм итү; Милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне популярлаштыру һәм пропагандалау.
Бәйгедә 7-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала. Җибәрелгән пейзаж, портрет һәм башка төрле сәнгать композицияләре татар тарихына кагылышлы вакыйганы, шәхесне, чорны чагылдырырга тиеш.
Игътибар! Г. Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле” һәм Сабан туе бәйрәме сурәтләнгән рәсемнәр бәйгедә каралмый.
Бәйге лауреатларына дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Бәйгедә катнашу өчен иҗат җимешләрен 17 февральгә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк:
420021, Казан шәһәре, Г. Тукай урамы, 58, 307нче офис; тел/факс: (843) 231-81-54. е-mail: [email protected] һәм [email protected] (Игътибар: рәсемнәрнең фотолары бәйгегә кабул ителми!)


"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан.
Читайте нас: