Бу хакта илнең ракета-космик тармагында чыганаклар хәбәр итә, дип яза ТАСС агентлыгы.
Русия корпорациясе аларны ракета-космос өлкәсе белгечләре арасында дәгъва итүчеләрне эзләячәк, өстәвенә, "инициативалы тәртиптә", ягъни кешеләр үзләре космоска очарга теләк белдергәнне көтеп тормыйча.
Әле хатын-кызлар өчен “Орлан-МКС” скафандрын яңадан үзгәртеп эшләргә карар ителгән инде. Әлеге скафандрларга авыр эшләр вакытында оператор кулларын көчәйтү өчен экзоскелет элементлары урнаштырылачак.
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.
Фото: "Ислам тудей" сайтыннан.