Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 гыйнвар 2019, 14:01

Хөкүмәттә дә гаеп бар

Дөньяда миллиардерлар саны, ун ел эчендә ике тапкыр артып, 2208 кешегә җиткән. Аларның байлыгы ел саен 900 миллиард долларга, ягъни көн саен 2,5 миллиардка арта.

Бу саннар Давоста ачылган формуда китерелгән.
Шул ук вакытта дөньяда 3,8 миллиард исәпләнгән хәерчеләр керемнәренең 11 процентка кимүен тойган.
— Шул сәбәпле, бөтен илләрдә дә кешеләр ачулы һәм ярсу. Хөкүмәтләр корпорацияләрнең һәм бай кешеләрнең салымнарын гадел түләүне һәм акчаларын түләүсез медицинага һәм мәгарифкә инвестицияләүне тәэмин итәргә тиеш. Хөкүмәтләр аерым кешеләр өчен генә түгел, һәммәсе өчен дә якты киләчәк төзи ала, — дигән фикерне белдергән форумда чыгыш ясаучылар.


"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.

Фото: кведомости.ком
Читайте нас: