Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 гыйнвар 2019, 17:17

Депутатларга посылка белән... чүп-чар җибәргәннәр

"Чүп реформасы" республикада көйле генә башланып китте дияргә мөмкин.

Ләкин барлык төбәкләрдә дә бездәге кебек түгел икән.
Әйтик, Красноярск шәһәре ел башыннан чүп-чарга баткан. Реформага 20 көн дигәндә аны хәтта мэрия яныннан да җыймыйлар икән.
Халык шәһәр башлыгын җавап тотарга чакыра, әмма ул беркем белән дә аралашмый, ди.
Шуннан активистлар, чүп-чарны посылкага тутырып, Дәүләт думасы депутатларына җибәргән.
“Туган Красноярск чүбен алыгыз да иснәгез. Мэр качып йөри, экология министры отпускыга китте. Бу кешеләр нигә кирәк, алар ни белән шөгыльләнә?” дигән сорау да юллаган алар парламентларийларга.


"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.

Фото: pixabay.com
Читайте нас: