Төрлесеннән
21 Января 2019, 17:11

"Борынгы Уфа" археологик паркы булдырыла

Башкортстанда "Борынгы Уфа" археологик паркын булдыру концепциясе расланды. Хөкүмәтнең тиешле карарына республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кул куйды.

Добавить в предпочтительные источники Google
"Борынгы Уфа" археология паркы "Уфа шәһәрчеге-II" федераль әһәмияттәге археология һәйкәле территориясендә урнашачак.
Аны булдыруның төп максаты — федераль әһәмияттәге уникаль археологик мирас объектын саклауны тәэмин итү һәм популярлаштыру.
Республикада 2006 елдан бирле федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты (археология һәйкәле) базасында археология һәйкәленең сакланышын гына түгел, ә туристлар агымын җәлеп итү үзәгенә әйләнергә тиешле музей комплексы төзү мәсьәләсе дә каралган.



Фото: "Башинформ" сайтыннан.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас