Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 гыйнвар 2019, 18:52

Аспирантлар саны икеләтә кими

Русиядә аспирантура программасы буенча укучылар саны 10 меңгә калачак.


Русия Фәннәр академиясе президенты Александр Сергеев белдерүенчә, илдә аспирантурада укучы студентлар санын икеләтә кыскартырга була.
Билгеле булуынча, бүген аспирантурада 20 мең чамасы кеше белем ала, тик укып бетерүчеләрнең 13 проценты гына диссертация яклый.
Эксперт әйтүенчә, илдә 20 мең аспирант кирәк тә түгел, бары тик укуын тәмамлаганда кандидатлык диссертациясе якларлык һәм фәнни кадрларны тулыландырырлык көчле һәм белемле студентлар кирәк.
Моның өчен 10 мең аспирант та җитә, бу очракта фәнни кадрларны вузларга, институтларга һәм бизнеска урнаштыру да уңай хәл ителәчәк.
Элегрәк Русия Президенты Владимир Путин, бу мәсьәләгә тукталып, аспирантура югары белемнең дәвамы булырга тиеш түгел, ә Русия фәнен алга җибәрүче фәнни кадрлар әзерләү системасы булырга тиеш, дип белдергән иде.


"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.

Фото: Социаль челтәрләрдән
Читайте нас: